Яшел Үзән суды ике васильеволыга хөкем карары чыгарды
Васильевода яшәүче ике ир танышларына кунакка баргач, аның машинасын талап алып, хуҗаның үзен кыйнап, багажникка салып Юдинога алып китә. Алар автомобильне үз исемнәренә яздырмакчы була. Әмма юлда барганда автомобиль хуҗасына машинадан сикереп төшеп калу мөмкинлеге табыла.
Җинаятьчеләр "кайнар" эздән тотылса да, алар автомобильне бозарга да өлгерә. Алар идарә итүне югалтып, машина белән юл кырыена төшеп каплана. Нәтиҗәдә автомобильгә 250 мең сумлык зыян салына.
Суд карары буенча элек берничә тапкыр хөкемдә булган 29 яшьлек иргә хәзер каты режимдагы төзәтү колониясендә - 8 ел, 18 яшьлегенә 5 ел һәм 6 ай утырырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев