Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш

Яшел Үзән Стратегиясе: нәрсә эшләнгән, эшләнә һәм эшләнәчәк

Яшел Үзән муниципаль районы Советының соңгы сессиясе көн тәртибендәге мөһим темаларның берсе район башлыгы хисабына кертелгән тәкъдимнәрнең үтәлеше булды.

Моның буенча чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин аны өч юнәлешкә бүлеп сөйләде. Беренчесе - «Кеше капиталын туплау».
- Әлеге юнәлеш буенча без талантлы яшьләр белән актив эш алып барабыз, - диде ул. - Чөнки алар - җәмгыять үсешенең төп стратегик ресурсы. Агымдагы елның 9 аенда районда талантлы балаларны ачыклау һәм ярдәм итү өчен мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре тарафыннан бик күп чара үткәрелде. Шуларга өстәп, урта махсус белемне арттыру максатыннан чыгып, 14нче лицейда ике медицина классы ачылды. Бу юнәлештә эш актив дәвам итә. Талантлы яшьләр үзләрен күрсәтәчәк әле!
Икенче юнәлеш - «Инновацион икътисад». 2030 елга кадәр ЯҮМР Стратегиясенә ярашлы рәвештә төп бурычларның берсе - икътисадны модернизацияләү һәм диверсификацияләү. Беренче адымнар инде ясалган.
Өченче юнәлеш - «Сәнәгать мәйданчыгы».
- Хәзерге вакытта 186 гектар мәйданда сәнәгать зонасы төзелә, - дип сүзен дәвам итә башкарма комитет җитәкчесе. -Анда оптовиклар һәм дистрибьютерлар өчен махсус урыннар, бүлү үзәкләре, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү комплексы, фармацевтика зоналары булачак. 2020 елга инвестицияләр күләме 9457,3 миллион сум тәшкил итәчәк. Эш урыны 2206га җитәргә тиеш.
Әлеге юнәлеш буенча авылларда бизнесны үстерүгә игътибар биреләчәк. Әйтик, быел Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белән Тат потребсоюз берлегендә авыл җирлекләренә суган, чөгендер һәм кишер орлык лары бушлай бирелгән (6 авыл җирлеге, 72 ЛПХ). Шулай ук 6 ЛПХга мини-ферма төзү һәм 5 ЛПХга чебеш сатып алу өчен ярдәм күрсәтелгән.
«Бизнес класс» проекты үз эшен ачучылар өчен уңайлы программа булачак. Бу көнгә әлеге программа буенча 400дән артык эшмәкәр теркәлгән инде. Болар авылда бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә стимул булачак.
- Кабатлап әйтәм, - диде Айрат Сәхибуллин. - Кабул ителгән Яшел Үзән Стратегиясе якындагы ун елда безнең өстәл китабына әйләнәчәк. Бурыч куелган икән, без аны үтәргә тиеш. Шәһәр күлен һәм «Авангард» паркын быел төзекләндерү буенча җитди эш башкарылды. Аның өчен республика бюджетыннан 58 млн сум акча бүлеп бирелде. Хәзер ул гаилә ялы урынына әйләнде. Территорияләр үсеше стратегиянең бер юнәлеше буларак яшәүчеләрне тузган торактан күчерү дәвам итә. Моның буенча күп катлы 10 йорт төзелә, күп катлы 35 йортта капиталь ремонт ясала. Бүген тагын бер мөһим бурыч - Стратегияне гамәлгә ашыру өчен башкарма комитетның структурасын үзгәртү күздә тотыла. Моның буенча Инвестицияләр үзәге базасында проект офисы төзеләчәк. Ул үз чиратында стратегия үтәлеше мониторингын уздырачак, җирле үзидарәләр органнарының кабул иткән карарларының Стратегия максатларына ярашу-ярашмавына анализ ясаячак.

Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев