Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатында #zmk_milk «Колыбель» приютында тәрбияләнүчеләрне һәм үзенчәлекле балалары булган гаиләләрне Яңа ел белән котлады

Комбинат «Колыбель» приюты карамагындагылар өчен бәйрәм оештырды, шулай ук мохтаҗ гаиләләргә, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә 100 сөт продукциясе җыелмасы бүләк итте.

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Казанның «Колыбель» приютында чын Яңа ел бәйрәме үткәрде. Комбинат приютка бәйрәмчә бизәлгән чыршы бүләк итте һәм биредәге балаларга бүләкләр тапшырды. Барлык әниләр дә косметика кибетенә сертификатлар, ә балалар – татлы тәмнүшкәләр алды. Кар кызы приютта уеннар, әйлән-бәйлән һәм шигырьләр белән чын бәйрәм үткәрде. «Колыбель» приютында авыр хәлдә калган йөкле хатын-кызлар һәм сабыйлары булган аналар яши. Бүгенге көндә «Колыбель»да 9 хатын-кыз һәм 19 бала яши.

Сөт эшкәртү комбинаты даими нигездә приютка бу елның сентябреннән ярдәм күрсәтә башлады. Атна саен «Колыбель» приюты әниләре Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатыннан бушлай яңа сөт продукциясе алалар.

- Безнең өчен бу зур ярдәм, чөнки сөт һәрвакыт кирәк. Сөт, эремчек тиз бетә, йогуртларны гомумән барысы да ярата. Ә хәзер менә бәйрәм дә - чын Яңа ел сюрпризы. Балалар бик шат булдылар, аларның күбесе Кар кызын бер тапкыр да күрмәгән һәм көчле тәэсирләр алдылар. Әниләр дә бик канәгать. Без ЗМКга ярдәмнәре өчен рәхмәтле һәм озак вакытлы хезмәттәшлеккә бик өметләнәбез! - дип сөйләде "Колыбель" приюты администраторы Мелания Апраксина.

Шулай ук 22-23 декабрьдә 100 “ЗМК” АҖ сөт продукциясе тутырылган бүләкне сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган аз керемле гаиләләр дә алды. «Барысы да балалар өчен» коммерцияле булмаган оешма ярдәмендә Казанда 70 һәм Яшел Үзәндә 30 гаилә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев