Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты "Вкусы России" төбәк брендлары конкурсына "Васькино счастье" катыгын тәкъдим итте

Катык - татар гастрономия культурасының аерылгысыз өлеше. «ЗМК» АҖ аны классик ысул белән - тере гөмбәләрдә һәм кайнатылган сөт кулланып җитештерә.

Катыкны әзерләү процессында сөт җылына, ләкин кайнамый һәм акрынлап суының өчтән бер өлешенә кадәр югала, майлырак һәм туклыклырак була бара. Процесс тәмамлангач, аңа әчетке өстәлә. Шулай итеп, традицион технологияләрне саклап, ЗМК чын мәгънәсендә табигый һәм файдалы продукт тудыра. Бөтен продукция Татарстан сөтеннән генә җитештерелә.

"Яшел Үзән" катыгы комбинатны лаеклы бүләкле иткән иде инде. Ул - 2014 елда "Россиянең 100 иң яхшы товары" конкурсы лауреаты дипломы, ә "Васькино счастье" бренды быел "Татарстанның 100 легендар бренды" республика конкурсы призеры булды.

Искәртәбез, бүген Яшел Үзәнк сөт эшкәртү комбинаты - Татарстанның алдынгы предприятиеләренең берсе. Һәр көнне республиканың барлык хуҗалыкларыннан 630 тоннадан артык югары сыйфатлы сөт килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев