«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» директоры котлый!
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары, илебез сагында торучы егетләр! «Яшел Үзән» сөт эшкәртү комбинатында эшләүче ир-егетләр!
Ватанны саклаучылар бәйрәме – илебезгә хезмәт итү һәм халыкның хәрбиләргә карата булган тирән ихтирам символы. Россия армиясенең тарихы ил тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Элек-электән безнең ир — егетләребез Ватан бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен көрәштеләр. Буыннан-буынга алар намус, антка тугры булу, хәрби иптәшлек, Ватанга карата мәхәббәт кебек якты төшенчәләрне мираска калдыралар. Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре хәрбиләре Россия гаскәрләренең иң күркәм гадәтләрен дәвам итәләр, хәрби бурычларын намус белән үтиләр, көндәлек тормышта чыдамлык һәм түземлек үрнәге, авыр шартларда батырлык күрсәтәләр. Россиянең дәүләт мәнфәгатьләрен яклау һәм аның иминлеген тәэмин итү буенча хезмәтләрен намус белән үтиләр.
Сезне 23 февраль –Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелемнән котлыйм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, тормышыгызда муллык һәм хезмәтегездә уңышлар теләп калам.
Әүфәр Галиев,
«Яшел Үзән» сөт эшкәртү комбинаты» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев