Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты балалар дәваханәсе персоналы һәм пациентларын котлады
Балалар 110 баллы бүләк алды, ә 200 медицина хезмәткәренә ЗМК @ zmk_milk продукциясе тапшырылды.
Апрельдән Казан шәһәренең 1нче балалар хастаханәсе вакытлы йогышлы госпиталь буларак эшли – монда балаларны коронавирус инфекциясе белән кабул итәләр. Медицина учреждениесендә дәваланучы балалар Яңа ел алдыннан бәйрәмгә, җылыга һәм кайгыртуга аеруча мохтаҗ.
- Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. Шунысы игътибарга лаек, безнең кечкенә пациентлар өчен алар бәйрәм кәефе тудыра - уңай эмоцияләр сәламәтлеккә яхшы йогынты ясый, бу инфекция белән көрәшүчеләрнең барысы өчен дә бик мөһим! Безнең коллектив исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән “ЗМК” АҖен якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, ә хәзер илнең һәм республиканың стационар урыннарында булучыларга тизрәк сәламәтләнүен телим, - дип рәхмәтен белдерде 1нче шәһәр балалар хастаханәсе баш табибы Марина Потапова.
2020 ел дәвамында ЗМК Татарстанның медицина учреждениеләренә актив ярдәм күрсәтте - предприятие продукциясен РКБ һәм Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең вакытлы йогышлы госпитале хезмәткәрләре, Яшел Үзән, Чистай һәм Буаның ашыгыч ярдәме табиблары, ДРКБ онкогематологик бүлеге һәм Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписы пациентлары алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев