Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән спортчылары ушу буенча Россияне халыкара ярышларда тәкъдим итте

Мәскәүнең ушу сараенда, башкаланың спорт департаменты, Россиянең ушу федерациясе, Елена һәм Геннадий Тимченконың хәйрия фонды ярдәмендә "Ушуның Мәскәү йолдызлары" VII Халыкара турниры узды.

Быел анда дөньяның 16 иленнән 700дән артык спортчы катнашты. Шул исәптән Германия, Чехия, Румыния, Белоруссия, Әрмәнстан, Латвия, Литва, Молдова, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Израиль, Һиндстан һәм Мисыр.

Лидерлык өчен көрәшкә Яшел Үзән спортчылары да керде.

Идел буе федераль округы составына керүче Татарстан Республикасының тугыз вәкиленнән алты безнең егет 3 бронза һәм ике алтын медальгә лаек булды: Бажин Егор, Белов Артем, Белов Артур, Заикаев Ринат, Савина Анна һәм Роман Волчков.
Татарстан Республикасы вәкилләре барлыгы 6 бронза, 3 көмеш һәм 2 алтын медаль яулады, ике алтын медальне дә якташыбыз Роман Волчков алды.

Ата-аналар спортчыларны әзерләгән тренерларга, мондый мөһим турнирда катнашырга мөмкинлек биргән өчен Юрий Тимофеев, Тимур Шаһимәрданов һәм Татарстан Республикасының баш тренеры Ильяс Хөснетдиновка зур рәхмәт белдерә.

2 марттан 6 мартка кадәр яшел үзәнлеләр традицион ушу һәм кунг-фу буенча Россия чемпионатында һәм Беренчелегендә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев