Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән шәһәренең Катин исемендәге 17нче мәктәбендә Тормыш иминлеге культурасын пропагандалау дәресе узды

Дәресне Яшел Үзән муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы үткәрде.

2нче сыйныф укучыларына кирәкле куркынычсызлык чаралары турында сөйләделәр, аларны көндәлек эшчәнлектә истә тотарга һәм сакларга кирәк. Махсус әзерләнгән видеофильмнан укучылар заманча технологияләр, шулай ук янгын сүндерү бүлекчәләренең эше турында белде.

Балаларга теге яки бу гадәттән тыш хәл килеп чыкканда нишләргә кирәклеген аңлаттылар. Укучыларга сулыш органнарын саклау чаралары турында искәрттеләр, янгын-техник коралларның бер өлешен һәм янгын сүндерүченең хәрби киемен күрсәттеләр.

Дәрес ахырында укучылар белән янгын, авария, теләсә нинди башка экстремаль ситуация барлыкка килгәндә аларның гамәлләренең бөтен алгоритмын кабатладылар һәм укучыларга белешмәлекләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев