Яшел Үзән шәһәре пенсионерларына транспорт картасы урынына яшәүче картасы
Сентябрь аеннан Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче пенсионерлар өчен тагын бер яңалык гамәлгә ашырыла башлый. Алар автобусларда йөргән өчен транспорт картасыннан түгел, ә Татарстан Республикасында яшәүче картасыннан файдаланачаклар. Шуңа күрә хәзердән үк хәстәрен күреп, яшәүче картасын алып куярга һәм транспорт акчасын шул картага салырга кирәк булачак.
Яшел Үзән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Нуриева аңлатуынча, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 26 июнендәге күрсәтмәсен башкару максатыннан чыгып, Яшел Үзән шәһәре территориясендә "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" пилот проектын гамәлгә ашыру кысасында, Яшел Үзән шәһәрендә теркәлгән гражданнарга 2017 елның 1 июленнән ташламалы транспорт кушымталы электрон карта бирү туктатылган. Бары балаларга бирелгән электрон карталар һәм Яшел Үзән шәһәрендә теркәлмәгән гражданнар гына искәрмә булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев