Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән шәһәре – матур яңгырый!

Шәһәребезнең исемен үзебезчә бик матур атама белән Яшел Үзән дип йөртүгә инде шул кадәр ияләнгән идек, соңгы вакытта газетабызда да кабат Зеленодольск дип яза башлагач, редакциябезгә аптыраулы да, әрләп тә шалтыратучылар күп булды.

Язабыз, чөнки Яшел Үзән дигән шәһәр рәсми рәвештә юк, Зеленодольск кына бар.

Әлбәттә, районыбызда яшәүче милләттәшләр, үзәгебез булып торган шәһәрнең татарча атамасы булуын да тели. Күп санлы шундый мөрәҗәгатьләр алганнан соң, Татар конгрессының Зеленодольскидагы бүлекчәсе тарафыннан әлеге мәсьәләне күтәреп, тиешле инстанцияләргә хатлар әзерләнде, хәзерге вакытта имзалар җые ла. Без дә социаль челтәрләребездә сораштыру оештырдык. Аны без юкка гына куймадык, бу турыда сезнең карашыгызны да беләсе килә, якташлар. Үзләренең бу юнәлештәге уйларын комментарийларда язучылар да шактый һәм алар шәһәрнең татарча атамасын да булдыру яклы. Менә аларның берничәсе:
Флюрә Афанасьева: «Шулай шул, Яшел Үзән ник булмаска тиеш? Татарстаныбызда әле бит Ү хәрефе бар, Ә хәрефе бар. Сораштыру урынлы, кайбер җирдә карыйсың, русча, инглизчә язылган. «Кемгә яздыгыз? Кем өчен?» – дип сорыйсы килә, сораганым да бар. Уңышлар сезгә!»
Рәмзия Бәширова: «Яшел Үзән булсын, ничек матур бит, күңелгә ятышлы, хуш килә торган»
Айгөл Гыйләҗева: «Татарча исеме булырга тиеш инде һәр шәһәрнең».
Әйе, Татарстанда була торып торак пунктның нигә татарча исеме булмаска тиеш? Набережные Челны – Яр Чаллы, Нижнекамск – Түбән Кама, ә нигә Зеленый Долның Яшел Үзән дигән татарча рәсми атамасы юк ди әле?! Нигә без мәхрүм булырга тиеш? Шул уңайдан сезнең дә фикерләрегезне беләсебез килә һәм бу мәсьәләне хәл итүдә тавышыгыз зур роль уйнаячак. Битараф булмагыз! Яшел Үзәнле булыйк!
Сораштыруда актив катнашалар, юклы-барлы ярты сәгать эчендә шактый гына тавыш та җыелды. Сез дә катнашыгыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бергә булыйк, бердәм булыйк, мондый мәсьәләләрдә бердәмлек бик кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев