Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән шәфкать туташына

Изгелегең кайтсын үзеңә Норлат дәваханәсендә эшләүче шәфкать туташы Гөлсинәгә. Вак-вак атлап килә коридордан Монда аны белми кем генә. Кирәк булса врач та була ул, Шәфкать туташы ул - Гөлсинә. Карап торсаң, йөзе кырыс кебек, Эче тулы бары изгелек. Күп кешегә ярдәм кулын суздың Яннарыңа килгәч, тилмереп. Иртән килеп ак халатың...

Изгелегең кайтсын үзеңә

Норлат дәваханәсендә эшләүче

шәфкать туташы Гөлсинәгә.

Вак-вак атлап килә коридордан

Монда аны белми кем генә.

Кирәк булса врач та була ул,

Шәфкать туташы ул - Гөлсинә.

Карап торсаң, йөзе кырыс кебек,

Эче тулы бары изгелек.

Күп кешегә ярдәм кулын суздың

Яннарыңа килгәч, тилмереп.

Иртән килеп ак халатың киеп

Артык сөйләшмисең, көлмисең.

Тылсым бар бит синең кулларыңда

Үз бәяңне үзең белмисең.

Рәхмәт әйтеп чыгып китәбез без,

Ышанабыз һәрбер сүзеңә.

Әй Ходаем, бөтен изгелегең

Кайтсын иде үзеңә.

Яхшылык ул онытыламени?

Кереп кала ул йөрәккә.

Хисләремне үрдем дә теләккә,

Шигырь яздым сиңа бүләккә!

Әминә Адельшина.

Татар Әҗәле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев