Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән Ростов-на-Дону шәһәренә Сабантуй алып бара

Инде иртәгә, 16 июльдә, Плевен шәһәре мәдәният һәм ял паркында Ростов халкын бию, татар сыйлары һәм билбау көрәше көтә.

Әлеге Сабантуйны икенче ел рәттән Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы, Ростов өлкәсенең Мәдәният министрлыгы, Ростов-на-Дону шәһәре администрациясе, Мөселманнарның Диния нәзарәте, Ростов өлкәсенең «Якташлар «татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы оештыра.

Бәйрәмдә кунаклар татарларның мәдәнияте һәм көнкүреше, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре белән таныша, шулай ук милли аш-су, чәк-чәк һәм хуш исле үләннән чәй татып карый алачак.

Шулай ук «Сабантуй» программасында — Ростов өлкәсе һәм Татарстан Республикасы иҗат коллективлары концерты, уеннар, конкурслар, мастер-класслар һәм билбау көрәше буенча ярышлар булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев