Яшел Үзән районыннан Дарья Шамбазова «Мисс Татарстан - 2021» конкурсы финалында билгеләнде
Яшәеш

Яшел Үзән районыннан Дарья Шамбазова «Мисс Татарстан - 2021» конкурсы финалында билгеләнде

Кичә Казанда «Мисс Татарстан - 2021» республика конкурсы узды.

Республиканың иң матур кызын 30 дәгъвачы арасыннан сайладылар. Конкурста шулай ук, Яшел Үзән механика көллияте студенты Дарья Шамбазова да катнашты.


Финал нәтиҗәләре буенча, "Мисс Татарстан - 2021" исеменә Казаннан Динә Юнысова лаек булды, ә "Мисс Казан - 2021" - Ләйсән Таһирова. Безнең Дарья Шамбазова финалда "Мисс фото" номинациясендә билгеләп үтелде. Ул Васильеводагы 2 нче мәктәпне тәмамлаган, хәзер "Логистика" белгечлеге буенча Яшел Үзән механика көллиятендә укый.

Котлыйбыз!


Нет комментариев