Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында зелпе плантацияләре барлыкка килергә мөмкин

Мондый проект белән гражданнар кабул итү кысаларында Казан эшмәкәре Михаил Афанасьевка мөрәҗәгать итте. Ул Норлат авылында җиләк плантацияләре һәм утырту материаллары җитештерү буенча питомник оештырырга уйлый.

Акцент зелпе (жимолость) үстерү һәм эшкәртүгә ясалачак. Моннан тыш, кура җиләге, крыжовник, чия, зәңгәр җиләк (голубика) һәм башка культуралар үстерү планлаштырыла.

Михаил Афанасьев идеяне хуплады һәм әлеге проектка җирлек территориясендә җир кишәрлеге бүлеп бирүгә ярдәм итәргә кушты.

Михаил Афанасьевка барлыгы 7 кеше мөрәҗәгать итте. Барлык мәсьәләләр дә эшкә алынган һәм район җитәкчесенең махсус контролендә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев