Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында терминал-логистика комплексын төзүгә 1,5 млрд. сумнан артык акча тотылачак

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш барышында берничә инновацион проект тәкъдим ителде, шул исәптән Яшел Үзән районында да.
Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге белән бәйле рәвештә терминал-логистика комплексын төзүгә 1,5 млрд. сумнан артык акча тотылачак. Проект турында «Модуль» транспорт-экспедитор компаниясенең коммерция директоры Владимир Гай хәбәр итте.

Объект Яшел Үзән районында, Иделнең уң як ярында төзеләчәк. Янәшәдә генә М-7 федераль трассасы һәм Мәскәүгә кадәр тимер юл уза. Яңа комплекс төзү белән Халыкара контейнерларны ташу үсеше буенча яңа сыйфатлы этапны Таиланд, Индонезия һәм башка Азия илләре портларына чыгу белән бәйлиләр.
«Без сезгә ярдәм итәргә әзер, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Логистика темасын безнең яктан гына түгел, комплекслы карарга кирәк. Сәнәгатьчеләрне җәлеп итәргә һәм бу транспорт агымнарын шәһәрдән арындырырга кирәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев