Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында «Шартлы рәвештә хөкем ителүче» оператив-профилактик операциясе тәмамланды

Яшел Үзән районында 28 февральдән 4 мартка кадәр «Шартлы рәвештә хөкем ителүче» операциясе узды.

Чара барышында җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә, исәптә торучы 300 дән артык кешене тикшерде. Шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр белән әңгәмәләр үткәрелде, тугызына язмача кисәтү ясалды, 6 материал сынау срогын озайту һәм теге яки бу хокук бозуларга юл куйган затларга өстәмә бурычлар йөкләү, 3се суд тарафыннан билгеләнгән чикләүләрне һәм бурычларны үтәмәүчеләргә шартлы срокны реаль вакытка алыштыру өчен судка җибәрелде.

Мондый чараларның төп бурычы - хөкем ителгәннәр тарафыннан кабат җинаять һәм административ хокук бозулар кылмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев