Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районында санлы телетапшыруга күчәчәкләр

2019 елның 3 июненнән Россиядә аналоглы телетапшыруларны этаплап сүндерү башланачак. Моның белән бәйле рәвештә, ТРның Радиотелевизион тапшыру үзәге республикада санлы эфир телетапшырулар челтәре төзелешен төгәлләде.

Шулай итеп, Яшел Үзән районының күпчелек халкы өчен һәркемгә ачык гомуми 20 каналны карау мөмкинлеге барлыкка килде. Телетапшырулар, Олы Ачасыр, Рус Макылы, Ульянково, Кошман һәм Казанда -  биш телевизион станциядән гамәлгә ашырыла.

Санлы телеканаллар пакетларын, DVB-Т2 стандартында санлы сигналны кабул итүче телевизион приемник аркылы карап булачак. Әгәр дә телевизор иске үрнәктә икән, аңарга санлы приставка-ресивер сатып алырга туры киләчәк.

Эфирда яңа барлыкка килгән телеканалларны, шул исәптән икенче пакетны кабул итү өчен, яшел үзәнлеләргә идарә пультыннан аларны кабат эзләп табырга кирәк булачак.

Әгәр дә телевизорыгыз экранында канал логотипы янында “А” хәрефен күрсәгез, сезгә түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

-әгәр дә телевизор DVB-Т2 санлы стандартта булса, санлы форматтагы каналларны карау өчен аны антеннага тоташтыру да җитә.

-әгәр дә телевизор таләп ителгән санлы стандартта түгел икән, антенна DVB-Т2 стандартындагы приставкага, ә приставка телевизорга тоташтырыла. Приставка барлык кинескоплы иске һәм 2013 елга кадәр чыгарылган кайсыбер яңа модель телевизорларга да кирәк булачак.

Телевизорыгызның DVB-Т2 санлы стандартта булу-булмавын ике юл белән ачыкларга мөмкин:

1.Телевизорның паспортында DVB-T2 язуын карагыз. Әгәр дә ахырдагы 2 саны юк икән, DVB-T гына язылган – димәк, сезнең телевизор санлы телетапшыруны кабул итү форматында түгел.

2.Интернетта телевизорыгызның маркасы һәм моделе буенча характеристикасын табып укыгыз, моның өчен эзләнү кырында аның моделен күрсәтү дә җитә. Пәйда булган биттә “все характеристики” төймәсенә басып, “прием сигнала” пунктын табарга. Телевизорыгыз санлы эфир тапшырулары стандартында булган очракта, әлеге пункт каршында DVB-T/T2 MPEG4 дип язылган булырга тиеш.

Түләүле кабельле телевидение челтәрендәге, IP, спутник һәм шулай ук, телевизор экраннарында “А” хәрефе булмаган абонентларга санлы эфир телетапшыруларына күчү кагылмаячак.

Аналоглыдан санлы телетапшыруларга күчү буенча кызыксындырган сорауларыгызны   8-800-220-20-02 “кайнар линия”сенә шалтыратып бирә аласыз.

Исегезгә төшерәбез:  беренче пакетка – 1 канал, Россия 1 – ГТРК Татарстан, Матч ТВ,   НТВ, Пятый канал, ОТР, ТВЦ, Карусель, Россия 24, Россия Культура, Радио Россия + ГТРК Татарстан, Маяк, Вести FM, ә икенче пакетка: Рен ТВ, СПАС, СТС, Домашний, ТВ3, Пятница, Звезда, Мир, ТНТ, Муз ТВ каналлары керә.

ЯҮМР Советы мәгълүмат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев