Яшел Үзән районында исерек шофер белән чираттагы юл һәлакәте
17 июльдә 03 сәгать 40 минутта Осиново бистәсендәге Садовая урамы буенча 2нче йорт янында, Пермь шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек Лада Ларгус маркалы машина йөртүчесе тиешле тизлекне арттырган, йөрү кагыйдәләрен бозып, юлның уң як читенә чыккан һәм агачка бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, баш мие селкенгән, сул як күкрәк читлеге һәм боты җәрәхәтләнгән. Зеленодольск үзәк хастаханәсенә салынган.
Автомобиль Яшел Үзәннең махсус стоянкасына урнаштырылган.
Әлеге машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган.
Шуңа бәйле рәвештә аңа 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр административ арест яки 30000 сум күләмендә штраф яный.
Материалны суд тикшерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев