Яшел Үзән районында ире хатыныннан якынлык таләп иткән һәм…
"Саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китергән сәламәтлеккә авыр зыян китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Яшел Үзән районының Карамалы Тау бистәсендә яшәүчеләр гаиләсендәге әлеге фаҗига 8 майда булган, дип хәбәр итә эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.
Башта ир белән хатын спиртлы эчемлекләр кулланган, ә аннары 36 яшьлек хатыны йоклап киткән. Берникадәр вакыттан соң аны 60 яшьлек ир уяткан һәм интим якынлык таләп иткән. Элек хөкем ителгән хатын баш тарткан, алар ачуланышканнар һәм ул иренең аягына бер тапкыр пычак белән кадаган.
Шуннан соң хатын күршеләренә кереп киткән һәм аларга барысын да сөйләгән. Медиклар һәм күршеләре фатирга кергәндә, зыян күрүче инде үлгән булган.
Әлеге факт буенча "Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Явыз ниятле хатын үз гаебен тулысынча таныган, авыруы һәм кечкенә балалары булганга, суд карары буенча, җинаять кылуда гаепләнүче хатынга өй аресты билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев