Яшел Үзән районында «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы старт алды
Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, 17 майдан 3 июньгә кадәр Татарстан Республикасында "Игътибар – балалар"дигән профилактик чара узачак.
ЮХИДИ хезмәткәрләре берничә чара уздырачак, шул исәптән Яшел Үзән районы территориясендә дә:
- балаларны ташу кагыйдәләрен бозучы йөртүчеләрне тикшерү
- җәяүлеләргә өстенлекләр бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау
- яктылык кайтаручы элементларны йөртүне популярлаштыру
- балигъ булмаганнарның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр
- Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында юлларда балаларның куркынычсыз үз-үзен тотышы мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышлары
- сәламәтләндерү лагерьларында балаларда юлларда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен ныгыту буенча конкурслар, викториналар һәм башка чаралар.
2021 елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 124 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 6 бала һәлак булган һәм 128 кеше яраланган (АППГ – 92-4-102).
Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашында булган барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере җәйге айларда бара. Әйтик, 2020 елның июнь-август айларында 166 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 1 бала һәлак булган (2020 елда барлыгы 9 бала үлгән) һәм 173 бала зыян күргән. Ел дәвамында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саныннан 35,6% тәшкил итә.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев