Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында бу атнада җылыта һәм буран көтелә

Әмма температураның күтәрелүе озакка бармаячак. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итте.

Бүген, 15 декабрьдә, салкын һава сакланачак. Шулай ук, азрак кар да яварга мөмкин. Төнлә -13-18 градус салкынайтачак, ә аязганда термометр баганалары -25 градуска кадәр төшәчәк. Көндез температура -7..-12 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 16 һәм 17 декабрьдә, җылына, әмма буран көтелә. Төнлә -9-14, көндез -4.-10 градус салкын булачак.

Җомга көнне, 18 декабрьдә, кар һәм секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә температура -7..-12 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез -8 градус.

Ялларда Татарстанга салкын һава торышы кайтачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев