Яшел Үзән районында авариядә өч кеше зыян күргән
Сафоново-Помары юлының 19нчы чакрымында маңгайга маңгай “Лада 9нчы” һәм “Лада Приора” бәрелешә.
Бу һәлакәтттә өч кеше зыян күрә. Авария турындагы хәбәр 112 хезмәтенә иртән килеп ирешә. “Лада 9нчы” машина руле артында 24 яшьлек егет, ә “Лада Приора”да 45 яшьлек ир-ат утырган була. Ярдәмгә килгән янгын сүндерү хезмәте зыян күрүчеләрне чыгарып, аккумуляторны сүндереп куя.
Нәтиҗәдә 38 яшьлек “Приора” пассажиры зыян күрә. Шулай ук “Лада 9нчы”ны йөртүче һәм пассажирының баш сөяге һәм мие җәрәхәтләнә.
Фотолар социаль челтәрдән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Алла сабырлыгын бирсен ходай гайлэнэ
0
0