Яшел Үзән районының Зур Ключи авылы клубы яңартылды
Башкарма комитет рәисе А.Сәхибуллин клубның матди-техник базасын яхшырту өчен Татарстан Президенты исеменнән сертификат тапшырды.
Яшел Үзән районының Зур Ключи авылында капиталь ремонттан соң клуб ачылды. Бу хакта районның Зеленодольская правда" газетасы хәбәр итә. Районның Башкарма комитет рәтсе Айрат Сәхибуллин авыл кешеләрен әлеге зур вакыйга белән котлап, клубның матди-техник базасын яхшырту өчен Татарстан Президенты исеменнән сертификат тапшырды. Айрат Хәдис улы, авыл җирлеге башлыгы Валентина Когогина белән бергәләп, клубны төзекләндергән төзүчеләргә һәм иганәчеләргә Рәхмәт хатлары да тапшырды. Кичә бәйрәм концерты белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев