Яшәеш

Яшел Үзән районының иң шәп табибларының берсе юбилеен билгели (+фото)

Күңел җылысын биреп дәвалаучы табиб.

Рәис Рафыйк улы Фәсахов... Бүген Васильево район дәваханәсен бу олы йөрәкле табибтан башка күз алдына китереп тә булмас иде, мөгаен. Әнисе каты авырганга, кечкенәдән ак халатлы һөнәр ияләренә күңелендә хөрмәт тәрбияләнә. Участок табибы Фәршидә Масагутова аның өчен үрнәк була (урыны җәннәттә булсын). Шуңа да Василье во мәктәбен тәмамлагач, инженер-төзүче һөнәрен сайларгамы, яисә табиб булыргамы дигәндә, ике дә уйламый соңгысына туктала.

Сәламәтлекнең тормышыбызда иң зур байлык булуын яши-яши аңлыйбыз. Күп очракта нәкъ менә авырып киткәч кенә саулыкның кадерен белә башлыйбыз. Гомеребезне табибларга ышанып тапшырабыз. Ә алар кулында күпме кеше язмышы... Васильево район дәваханәсе баш табибы Рәис Фәсахов турында авырулар, кулы белән генә түгел, ә күңел җылысын биреп дәвалый диләр. Моның шулай икәнлеген без үз күзләребез белән күреп кайттык.

Яшь егет медицина университетына укырга керә. Әлбәттә, дәрәҗәле уку йортында белем алу бик җиңелләрдән булмый. Өч ел буе, тулай торак бирелмәгәнлектән, кайтып йөрер гә туры килә, күп вакыты юлда үтә. III курстан соң практика узганда Рәис медицина отрядында эшләүне сайлый. Казанда торыр урыны булгач, хәл уңай якка үзгәрә, төркемнең старостасы итеп тә билгеләнә, бар яктан актив була. Уку белән беррәттән медицина отрядында медбрат булып эшләү аңа күп яктан күзен ачарга ярдәм итә. Шул чакта хирургиянең үзенеке түгеллеген аңлап, терапиягә күчә. Һәм ялгышмый. Укуын тәмамлагач, бер ел республика клиника хастаханәсе базасында интернатура үтә. Шуннан соң туган бистәсенә терапевт булып кайта. Ул чактагы баш табиб Фоат Гатин яшь белгечне колач җәеп каршы ала. Алай гына да түгел, Рәис өстәмә белем алып кайткач, эндокринолог булып та эшли. Нәкъ шул елларда бирегә Таджикстаннан доцент, фәннәр кандидаты, кардиолог Руфана Әхмәрова кайта. Аның тәкъдиме белән ике терапия бүлегенең берсен кардиология итеп үзгәртергә карар кылалар. Фәнни хезмәткәр буларак Руфана ханым медицина университетына укытырга күчә, әле дә булса Васильево район дәваханәсе белән элемтәне өзми. Ул киткәч, төп кардиолог булып биредә Рәис Рафыйк улы кала, аңа акрынлап эндокринологиядән читләшергә туры килә. 1999 елны баш табиб Фоат Гатин республика психология дәваханәсенә баш табиб итеп билгеләнә. Әлбәттә инде, үз урынын курыкмыйча ышанып, Рәис Фәсаховка тапшыра.

- Мин гомумән, баш табиб булырга омтылмадым, шулай да җитәкче булуның да кызыклы, үзенчәлекле яклары бар икән, чөнки төрле сорауларны чишәргә туры килә. Тулысы белән кардиологиягә күчкәч, моны чынлап та үз стихиям булуын аңладым. Чөнки мин иртәдән кичкә кадәр авырулар янында. Аеруча нәтиҗәсе күренсә, сөенәсең. Алар без әйткәнне үтәсә, үзгәреш булса, шатланмый мөмкин түгел. Бер мисал китерәсем килә: Васильево егете, Чечняда хезмәт итеп кайтты. Психикасы бозылган иде, башын эчүгә салып, безгә терапиягә килеп эләкте. Бавырдан тыш, йөрәгендә дә тайпылышлар бар иде, ягъни йөрәге бик зурайган иде. Ул авыруын аңлап, эчүен ташлады, тик хәле алга таба үзгәрмәде, хәтта клиник үлем кичерде. Без аны коткарып калдык. Ул гына да түгел, ул егет аритмиядән дә котылды. Ике ел эчендә ничек үзгәргәнен күрсәгез икән! Беренче төркем инвалидлык алган егетебез, бүген - сәламәт. Андый очрак лар аз булса да, канәгатьлек кичерәбез, - дип сөйли баш табиб.

Килешәсездер, табиб янына күренергә килгәч, иң әүвәл аның йөзенә карыйбыз, нәрсә әйтер, ничек сөйләшер... Дорфа кыланган кеше янына кабат аяк атлыйсы килми. Кардиолог Рәис Фәсахов турында авырулар беравыздан бер генә сүз әйтә: Кешелекле! Даими сәламәтлеген ныгытып торучы Асия апа Зарипова (рәсемдә) табибы турында әйтеп-мактап бетерә алмый.

- Ул кулымнан тотуга, бөтен авыруларым юкка чыга. Баштан алып аягыма кадәр терелтеп чыгара. Кечесенә дә, олысына да игътибарлы, ихтирамлы ул, - ди Асия апа.

Шушы көннәрдә хөрмәтле табиб Рәис Рафыйк улы Фәсахов юбилеен билгеләп үтә. Чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз Сезне! Исәнлек, тынгысыз эшегездә сабырлык телибез. Авыруларыгыз, Асия апа кебек, хезмәтегезне югары бәяли белә торган булсын иде. Сезнең олы хезмәтегез бик күпләргә кирәк әле! Кылган игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Алия Гаязова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яшел Үзән районының иң шәп табибларының берсе юбилеен билгели (+фото)
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш