Яшел Үзән районында зират янында кемне тапканнар?
Карамалы Тауда иске зират янында целлофанга төрелгән ир мәете табыла.
Аның шулай ике атна яткан булуы ачыклана. Моргка җибәрәләр. Тикшерү барышында Овражная урамындагы йорт ишегалдында ике ир арасында ызгыш чыгып, элек хөкемдә булган 60 яшьлек ирнең 42 яшьлек ирне тимер таяк белән башына сугып үтергәнлеге ачыклана. Үтерүчене кулга алалар. Үтерәм дип суккандырмы, ялгыштырмы, анысын тикшерү ачыклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев