Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелгән

Юл фаҗигасе М-7 трассасында килеп чыккан.

М-7 автомобиль трассасының 750 нче чакрымында - Яшел Үзән районына караган өлешендә кичә иртән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте Ходяшово тимер юл станциясеннән ерак түгел урында булган - йөртүчесе бозлавыкта идарәне югалткан һәм авыр йөк машинасы юл читенә төшеп киткән.

Бераз вакыт узу белән фураның юл кырыенда калган тагылма арбасына "ВАЗ-2107" автомобиле килеп бәрелгән.

Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүче ир-атның гомере өзелгән.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев