Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында янгында ир-ат үлгән

76 яшьлек йорт хуҗасы төтен белән агуланган.

4 мартта төн уртасында 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Яшел Үзән районының Күгәй авылында Морза урамындагы 22нче шәхси йорт януы турында хәбәр алынган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын урынына Нурлат авылы постыннан, районның газ һәм электр челтәреннән, полицейскийлар, шулай ук ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре килеп җиткән. 8 минуттан янгын сүндерүчеләр килгәндә, өй тулаем яна торган булган. Авылдашлары әйтүенчә, 76 яшьлек йорт хуҗасы өйдә булырга тиеш булган. Төнге сәгать 12.19 да янгын сүндерелгән.

Йокы бүлмәсендә караваты янында хуҗаның җансыз гәүдәсе табылган. Беренчел тикшерүләр буенча, ир-ат төтен белән агуланып үлгән. Янгын чыгуның беренчел сәбәбе - мичне дөрес җиһазланмавы һәм дөрес файдаланмавы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев