Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Яшел Үзән районында яңа һәйкәл ачылды

Районыбызның кечкенә генә авылы Өтәшкәдә, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларының якты истәлегенә багышлап, һәйкәл ачылды. Әлеге торак пункттан фронтка 146 кеше чыгып китә. Ә сугыштан бары тик 46сы гына әйләнеп кайта.

Батырлыклары һәм кыюлыклары белән Җиңү көнен якынайтып, фашизмга каршы көрәшкән авылдашларына дан булып торучы һәйкәл 7 май көнне ачылды. Ул Яшел Үзәннең «Эра» заводы хезмәткәрләре һәм аның генераль директоры, Өтәшкә авыл җирлеге депутаты Игорь Бабушкин тырышлыгы белән төзелде. «Тиздән җирлекнең башка авылларында да мондый истәлек­ле урыннар тергезеләчәк», - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев