Һәр дүртенче татарстанлының тормышы авыл белән бәйле.
Авылдан башка яшәешебезне күз алдына китерү мөмкин түгел. Республикабыз авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча илдә тотрыклы рәвештә лидерлар рәтендә. Татарстан тулысы белән үз-үзен югары сыйфатлы төп продукцияләр белән тәэмин итә.
Яшел Үзән - уртада
Инде район буенча урып-җыю эшләренә күз салсак, 4 августка бөртекле культураларның 46%ы, көзгенең 65%ы җыелып беткән. «Дары Природы» (121 г), АПК «Заволжье» Бишнә ширкәте (445 г), КФХ Абзалов (45 г), Күгәй хуҗалыгы (326 г) урып-җыю эшләрен төгәлләгән.
Иң югары уңыш Зәй, Актаныш, Буа районнарында. Яшел Үзән 43 район арасында әлегә 20нче урында бара. Районда алдынгылар рәтендә ҖЧШ ВЗП «Заволжья», алар гектарыннан 35 ц уңыш җыя. Авыл хуҗалыгы идарәсенең әйдәп баручы белгече Шәүкәт Шәрипов җиткергән мәгълүматлар буенча, 4 августка 7395 гектарда 21458 тонна иген суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 29 ц тәшкил итә. Бер уңайдан көзге чәчүгә дә әзерләнәләр, 13145 гектар мәйданда көзге чәчү планлаштырыла.
Авыл хуҗалыгында эш бер-берсенә үрелеп бара. Шуңа да кыр хезмәтчәннәренең хәзер көне генә түгел, минуты-секунды исәптә.
Алия Гаязова
Гөлнара Вәлиева фотолары.
Тулырак - газетаның 57нче санында.
Нет комментариев