Яшел Үзән районында машина юлында ике яшьлек кыз баланы бәрдереп киткәннәр
Васильево бистәсендә Карл Маркс урамындагы машина юлында ике яшьлек кыз баланы бәрдереп киткәннәр, дип яза "Татар-информ".
Кыз бала көтмәгәндә хәрәкәт юлына кырыйда туктап торган машина артыннан йөгереп чыккан. Бу вакытта 34 яшьлек ир-ат "Дэу Матиз" автомобилендә барган һәм ул туктап өлгерә алмаган. Соңыннан аңлашылганча, кыз бала әнисе кулыннан ычкынып, юлның икенче ягына әбисе янына йөгергән булган.
Бәхеткә, бала исән, аның башы җәрәхәтләнгән һәм баш мие селкенгән. Хастаханәгә озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев