Яшел Үзән районында «Ман» йөк машинасын йөртүче «КамАЗ» белән бәрелешкәннән соң һәлак булган
Авария турында мәгълүмат 112 хезмәтенә бүген иртән килеп ирешә.
Садовый бистәсендә 52 яшьлек "КамАЗ" йөртүче "Ман" йөк машинасы белән бәрелешә.
Анысын исә 37 яшьлек ир-ат йөрткән була. Фаҗига урынында ук "Ман" йөртүче һәлак була. Раифа бистәсеннән килгән янгын сүндерү часте коткаручылары махсус гидравлик инструмент ярдәмендә машина ишеген ачып, гәүдәне чыгаралар.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев