Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында көймә капланган

Моторлы көймәдә 4 кеше була. 20 -25 яшьлек дүрт егет кичә кичен Яшел Үзән районының Карамалы Тауда Идел елгасы ярыннан 100 метр ераклыкта көймәдә каплана. Бу хакта ТР МЧС мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Вакытында килеп җиткән шаһитләр зыян күрүчеләрнең барысын да ярга исән-имин алып чыга. ГИМС инспекторлары китлеп җитүгә, көймә капланып зыян күрүче егетләр урманга кача. Тикшерү нәтиҗәләре көймәнең Мари Эл республикасында рәсмиләштерелгән булуын ачыклый.

Кечкенә размерлы судноларга, кирәк булса, коткару өчен җиһазлар булырга тиешлеге турында МЧС тагын бер кат кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев