Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында каберлекләрне мәсхәрәләгән дип шикләнелгән кеше тотылган

Тоткарланучының психик авыру буенча инвалидлык таныклыгы бар.

Яшел Үзән районында Бәчек авылы зиратында каберлекләрне мәсхәрәләүдә шикләнелгән 20 яшьлек кеше тоткарланган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте җиткерде.

Хәзерге вакытта шикле кеше үз гаебен тулысынча таныган. Тоткарланучының психик авыру буенча инвалидлык таныклыгы бар. 2014 елда суд карары буенча ул эшкә яраксыз кеше дип танылган. Ул кылган гамәлләренең сәбәбен аңлата алмаган.

Искәртеп үтик, алдан "Татар-информ" 30 апрельдә хокук саклау органнарына Яшел Үзән районының Бәчек авылы халкыннан авыл зиратында кабер ташлары ватылу-җимерелү турында хәбәр кергәнлеген җиткергән иде. Нәтиҗәдә, 93 кабер ташы зыян күргән. Әлеге факт буенча "Вафат булганнар гәүдәләренә һәм алар җирләнгән урыннарда зыян салу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев