Яшел Үзән районында ике ВИЧ - инфекция очрагы ачыкланган
ТР Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итүе буенча, 5 - 11 май аралыгында гына да Татарстанда 29 ВИЧ - инфекцияләнү очрагы ачыкланган.
Шулай итеп, бер атна эчендә Казанда 8, Яр Чаллыда - 5, Түбән Кама районында - 4, Әлмәт районында - 3, Яшел Үзән районында - 2, Баулы, Бөгелмә, Буа, Биектау, Зәй, Лаеш һәм Менделеевск районнарында авыруның берәр очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев