Яшел Үзән районында Иделдә югалган балыкчыларны эзләү дәвам итә
Коткратучылар Сумка елгасы белән Идел кушылган урында Идел елгасы акваториясен һәм Зөя елгасы тамагын тикшергән.
Республиканың Яшел Үзән районында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре балыктан кайтмаган ике ир-атны эзләүне дәвам итә, дип хәбәр итә Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе матбугат хезмәте.
Эзләүне башкару өчен, "Ак Барс Холдинг" оешмасының шәхси вертолеты җәлеп ителгән. Коткратучылар Сумка елгасы белән Идел кушылган урында Идел елгасы акваториясен һәм Зөя елгасы тамакларын, янәшәдә урнашкан Алтын һәм Маргарита утрауларын, Макарьев монастыре кырыйларын тикшергән. Эзләүләр нәтиҗә бирмәгән.
8 апрельдә ике ир-ат балык тотарга Алтын утрауга киткән һәм югалган. Коткаручыларга шаһитлар хәбәр иткәнчә, 8 апрельдә төнлә судан аңлашылмаган тавышлар ишетелгән. Балыкчыларны эзләү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев