Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында дүрт кешенең банк картасыннан төрле суммада акчалары урланган

Васильевода яшәүче 73 яшьлек ирнең банк картасы урланып, аннан 6500 сум акчасы алынган. Моны Васильевода яшәүче беркайда да эшләмәүче 32 яшьлек ир кылган.

- Васильевода яшәүче 21 яшьлек егет сайт аша машина сатып алам дип 15 мең сум акчасыннан колак каккан.
- 34 яшьлек ирнең телефонына банк хезмәткәре дип шалтыратып, картасыннан 10 мең сумлык әйбер сатып алыну турында хәбәр иткән. Ир берни дә сатып алмавы турында әйткәч, ялган банк хезмәткәре картаны блокировкалау өчен аңардан картасының соңгы дүрт номерын атавын сораган. Озак та үтмәгән ирнең картасыннан 6565 сум акчасы алынган.
- 64 яшьлек хатын да алданган. Аңа билгесез кеше үзен адвокат дип шалтыратып, улын колониядән поселениегә күчерү өчен акча кирәк дип әйткән. Хатын улын коткаруга ышанып 20 мең сум акчасын билгесез шалтыратучыга күчергән. Моның буенча элек хөкемдә булган 43 яшьлек ир шик астына алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев