Яшәеш

Яшел Үзән районында алкогольле продукцияне лицензиясез сату ачыкланган

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре эчке базарда алкоголь продукциясе әйләнешен тикшереп тора.

Тикшерүләр барышында закон бозу очраклары да табылмый калмый.
Менә шулай Үрнәк авылындагы кибеттә сатылучы аракының лицензия срогы чыкканлыгы ачыклана. Шул сәбәпле законсыз әйләнештән 6881 суммасында 25 исемдәге алкоголь продукциясе алына.
Закон бозучыларга карата беркетмә төзелеп, аларның эшләре хәзер судка җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яшел Үзән районында алкогольле продукцияне лицензиясез сату ачыкланган
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш