Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында 35 яшьлек ир-ат янып үлгән

Янгынның беренчел сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү.

Яшел Үзән районында 35 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Кичә кич үзәк янгын пунктына Васильево бистәсендә Лесная урамында шәхси бер катлы йорт януы турында хәбәр алына. 153нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләрен күршеләре каршылаган. Эчтә кеше барлыгын җиткергәннәр. Бу вакытта йорт тулаем яна торган булган.

Янгын 40 минуттан сүндерелә. Су сипкәндә һәм конструкцияләрне актарганда йорт хуҗасы мәете табылган. 80 квадрат метрлы йорт тулаем янып беткән.
Янгынның беренчел сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев