Моңа ир-егетләр гает алдыннан керешкәннәр.
Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылы ир-егетләре Корбан гаете алдыннан изге эшкә - чишмәне төзекләндерүгә керешкән. Социаль челтәрдәге "Без бит - ачасырлар" төркеме бите шул хакта хәбәр итә.
"Тимер улак" чишмәсен төзекләндерә башладык. Шушы изге көннәрдә башланган эшнең ахыры да яхшы булыр, иншалла. Шушы чишмә төзекләндерелсә, авылдагы барлык чишмәләр дә яңа сулыш ала, Алла боерса!" - диелгән анда.
Искәртеп үтәбез: бу авылның үз сайты бар, быел газета чыгара башладылар, социаль челтәрдә төркемнәре актив.
Чыганак - Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев