Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтуллин Корбан бәйрәме белән котлый

Кадерле дин кардәшләрем!

Ихлас күңелебездән барчагызны да Корбан бәйрәме белән котлыйм. Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыбыз кабул булсын, изге ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә - иман нуры, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык һәм мәхәббәт хисләре иңсен. Бу мөбарәк көннәрдә тәкәбберлекне ташлап, ата-анага, туганнарга һәм бөтен җан ияләренә ихтирамлы булып, бәхиллекләрен сорап, хәер-догаларын алырга тырышырга кирәк. Барыбыз да изгелек эшләргә ашыгыйк!
Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Габделхәмит Зиннәтуллин, Яшел Үзән районы мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев