22 декабрьдә көндез Каратмән авылының Клуб урамындагы йорт гаражында янгын чыгып, яшәүчеләр кыш уртасында йортсыз-нисез утырып калды.
Янгын гаражда торган "Лифан" автомобиленең системасы, механизмнары төзек булмаудан чыккан дип фаразлый янгын сүндерүчеләр. Утны сүндерүгә җирле һәм район янгын сүндерүчеләре тиз арада җәлеп ителсә дә, 50нче участокта гараж, автомобиль, фронтон, терасса, мунча һәм 52нче участокта торак йорт янып өлгергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев