Яшел Үзән районы фермерлары Җамилиевлар кош-корт үстерүгә өстенлек бирә
Элек гөрләп эшләгән ферма һәм автопарклардагы харәбә хәлендәге, күңелне әрнетеп торучы корылмалар бүгенге көндә һәр авылда бар. Шуларга күз төшкән саен: "Эх, бар иде бит чаклар!" - дип, уфтанып куясың. Әмма, авылның киләчәгенә өмет уятып, шул ишелеп баручы ташландыкларга яңа сулыш өреп эшкә җигүче эшмәкәрләр дә юк түгел.
Шундыйларның берсе Олы Карагуҗада. Беркемгә дә кирәкмәс хәлгә килгән, үз вакытында яшелчә саклау ө
чен корылган подвалга җылы кертеп, төзекләндереп, бүгенге көндә чебиләр үстерүгә яраклаштырып гөрләтеп эшләүче Динә белән Нәгыйм Җамалиевлар алар.
Август аенда яшь кызыл тавыклар алып, кышы буе күкәй белән сәүдә ителә. Ә майда шул тавыкларны "дачник"ларга саталар, чөнки яшьләрне алсаң, алар әле кайчан күкәй сала башлый? Монда инде әзер, өлгергәннәр. Сезон бетеп, кабат шәһәргә китәргә вакыт җиткәч суялар да - ит була. Быел 12 мең баш сатылган. Тавыкларга алмашка КООПБ - 500 - крос породалы 10000 баш бройлер чебиләр алганнар. Алары да үсеп җиткәч - чират 4000 баш күркәгә. Узган ел бер күркәнең авырлыгы 20 килограммга җиткән.
Язманың тулы вариантын "Яшел Үзән" газетасының бүгенге саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев