Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде
Узган атнада Татарстан Республикасы эчке эшләр министры полиция генерал-майоры Артем Хохорин Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең шәхси составына яңа җитәкче тәкъдим итте.
Бүлек җитәкчесе итеп элек Буа районы эчке эшләр бүлеген җитәкләгән Айрат Равил улы Ханбеков билгеләнде.
Бу чарага Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, хокук саклау органнары җитәкчеләре, ветераннар һәм бүлекчәнең шәхси составы чакырылган иде.
Артем Хохорин 1993 елдан бирле Яшел Үзән эчке эшләр бүлеген җитәкләгән полиция полковнигы Владимир Богатыревка хезмәте өчен олы рәхмәтен белдерде.
Полиция полковнигы Владимир Иванович Богатырев хезмәт чорында һөнәри белгеч, әйбәт оештыручы, кайгыртучан җитәкче буларак үзен күрсәтеп, тәҗрибәсен һәм белемен остазларына тапшыра алган. Хезмәт бурычын яхшы башкарган өчен полиция полковнигы Россия эчке эшләр министрының исемле коралы, "Милиция отличнигы" билгесе һәм бөтен дәрәҗәдәге " Бик яхшы хезмәте өчен" медальләре белән бүләкләнгән, "Татарстан Республикасы эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре" мактаулы исеме бирелгән.
Коллективны яңа билгеләнгән җитәкче белән таныштырып, Татарстан МВДсы башлыгы, хезмәткәрләрнең яңа җитәкчегә район спецификасын тиз арада өйрәнүдә ярдәм итүләрен сорады. Артем Хохорин җитәкчелекне алмаштыру эш ритмын бозмас дигән ышанычын белдерде.
Белешмә өчен:
Полиция подполковнигы Айрат Равил улы Ханбеков эчке эшләр органнарында хезмәтен 1994 елда Татарстан Республикасы Буа районы эчке эшләр бүлегендә җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә оперуполномоченный булып башлый. 2007 елның декабрендә Буа районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә.
Соңгы өч елда Ханбеков җитәкләгән Буа районы эчке эшләр бүлеге эш нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарны алып килә.
Хезмәт уңышлары өчен полиция подполковнигы Ханбеков Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан күп тапкыр билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев