Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы буенча ярдәмчеләр билгеләнде

Декабрь һәм гыйнвар аенда ТР Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең яңа сезонына ярдәмчеләр сайлап алу туры уздырылды.

Сайлап алу туры нәтиҗәсендә 16нчы мәктәптән Тимерхан Шәйхетдинов һәм 3нче гимназиядән Карина Сингатуллина ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гузәл Удачинаның Яшел Үзән районында иҗтимагый ярдәмчесе итеп билгеләнде. Тимерханга һәм Каринага бик зур вазифа йөкләнде: алар районыбыз укучылар арасында бала хокукларын яклау турында аңлату эшләрен алып барачак һәм әлеге сораулар буенча кабул итәчәк!
Гадәттә, һәрбер районда бер иҗтимагый ярдәмче генә эш алып бара. Безнең районда быел хәтта ике яшь хокук яклаучысы эшләячәк! Уңышлар телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев