Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы авылларында чисталык айлыгы дәвам итә

Социаль челтәрдә "Туган авылым - Кече Шырдан" төркеменең веб-редакторы Рамил Шакиров "авыл өмәсе" акциясен игълан итеп, бөтен авылны диярлек чистартты Берүзе түгел, әлбәттә, ялкынлы сүзләре белән дә! Акция көндәлегеннән берничә сүз 2.05.2016 Бүген беренче гомуми авыл өмәсе узды. Моңа кадәр авыл зиратындагы өмә белән генә чикләнә идек. Хәзер исә авылның...

Социаль челтәрдә "Туган авылым - Кече Шырдан" төркеменең веб-редакторы Рамил Шакиров "авыл өмәсе" акциясен игълан итеп, бөтен авылны диярлек чистартты

Берүзе түгел, әлбәттә, ялкынлы сүзләре белән дә!

Акция көндәлегеннән берничә сүз

2.05.2016

Бүген беренче гомуми авыл өмәсе узды. Моңа кадәр авыл зиратындагы өмә белән генә чикләнә идек. Хәзер исә авылның аерым урыннарында җыештыру зарурлыгы туды.
Бүгенге өмә ике урында узды. Беренчесе мәктәп янында, анда 15 ләп кеше катнашса, икенчесе клуб янында, анда 8 ләп кеше катнашты. Йорт эшләрен кырыйга куеп өмәгә килгән һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Әлбәттә ярдәм итәргә теләүчеләр күбрәк булыр дип уйлаган идек, кызганыч күпчелек битарафлык күрсәтте!

6.05.2016

Клуб яны.
Авыл клубы янында яшәүче Гыйлфановлар, Гайсиннар, Мухаметшиннар, Сабитовлар катнашты әлеге участокта. Зур рәхмәт аларга, бар җир чистарып калган. 9 май бәйрәмен каршы алырга әзер территория! Узган ел да әлеге гаиләләр үз инициативалары белән әлеге җирләрне чистартканнар иде. Афәрин,дуслар! Сезнең кебек ярдәмчеләр күбрәк булсын иде!Авыл буенча өмәләр акциясе бара! Әкренләп булса да халык уяна, тартыла бу эшкә. Башкача булырга да мөмкин түгел, безнең өчен кем килеп эшләр? Тик зарланып ят җитәкчеләрдән, дөньядан! Ә бит кулыңа корал алып үзең дә саваплы гамәл, туган авылың өчен файдалы эш башкара аласың!
Һәм мондый авылдашларыбыз артканнан арта. 2 майда узганын язган идек инде. 7 май көнне Гобәйдуллиналар гаиләсе һәм күршеләре Пирук тыкрыгын ялт иттерделәр! Ә иң зур батырлыкны һәм пычрак эшне Минһаҗевлар гаиләсе башкаргандыр дип уйлыйм. Ник дисәгез, алар Тал чишмәсе янын чистартты. Кем бу чишмәгә йөри белә, күргәндер андагы пычракның, шакшаклыкның иң "югары" дәрәҗәдә булуын! Кем пычраткан соң чишмәне? Кем чуп-чар белән тутырган чишмә йорты тиирәсен? Оят, авылдашлар!
Ә менә Минһаҗевлар гаиләләре белән бик зур эш башкарды. Үз машина арбасы белән 3 контейнер чүп җыйдылар!!! Ни дисең? АФӘРИН!!! Сезнең кебек гаиләләр тагын да күбрәк булсын иде!


10.05.2016

Ә "ӨМӘ" акциясен кем күтәреп алып дәвам итәр? Сездән фото һәм хәбәрләр көтәбез, дуслар!9 май тантанасыннан рухланып кайткач "ӨМӘ" акциясен Шакировлар гаиләсе һәм Сайфутдинов Ринат күтәреп алды. Алар Сабантуйга төшә торган юлдан мәктәпкә таба 100 м аралыктагы кипкән кура һәм чүпне җыештырдылар. Афәрин, дуслар!
Безнең тагын мәктәп каршындагы 100 м тирәсе территория калып бара. Бик нык күзгә ташлана. Мәчет тирәсен һәм Тал чишмәсе янын кипкән үлән-курадан чистартасы бар. Ни өчен әлеге җирләрне әйтәбез? Чөнки шимбә көнне 14 май, авылга 50 кешелек зур делегация килә. Алар Тал чишмәсеннән Каюм коесына кадәрге араны тарихи ядкәрләр белән танышып узачаклар! Менә шундый яңалык!
Ә "ӨМӘ" акциясен кем күтәреп алып дәвам итәр? Сездән хәбәрләр көтәбез!

11.05.2016

Бүген, аллага шөкер, Тал чишмәсе яны бераз "кеше кыяфәтенә" керде кебек. Кич белән оештырылган өмәгә 4 кеше килгән иде: Марсель Шәрипов, Фәния Гыйлфанова, Рамил Шакиров, Булат Минһаҗев. Рәхмәт аларга, шактый эш башкарылды.
Әлбәттә бераз Шамил абыйлар һәм Каюм абый киртәләре ягы белән кура калды, өлгерә алмадык. Бәлки әле иртәгә кунаклар килгәнче шул тирә чыгып та керер,әгәр укысалар әлеге язманы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев