Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы укучысы «Доброволец России» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасында

Раифа мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, Яшел Үзән Яшьләр парламенты әгъзасы Рената Хакетдинова 14-17 яшьлекләр категориясендә “Вокруг меня” номинациясендә өченче урынны яулады.

Рената конкурста үзенең “Мин Раифа сукмагы белән бергә” проекты турында белдерде, аның кысаларында Раифа авыл җирлеге буенча 5 тематик маршрут эшләнде. Һәрберсенә 5тән 8гә кадәр объектта булу керә. Сукмак тыюлык буйлап, Раифа монастыре һәм Идел-Кама тыюлыгы аша уза, җирле заманча мультимодаль китапханәгә һәм урман остаханәсенә керә, анда катнашучылар халык кәсепләре мотивлары буенча сувенирлар әзерли ала. Проект сынап каралган, ә хәзер Бөтенроссия конкурсында югары бәя алды.

2020 елда заявкалар саны 53 219 инициативаны тәшкил итте, аларда бөтен Россиядән 3 миллионнан артык ирекле кеше җәлеп ителгән. Татарстаннан конкурста 5 проект катнашты, шуларның 4се призлы урыннар яулады.

Ренатны бу зур җиңүе белән кайнар котлыйбыз! Алга!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев