Яшел Үзән районы укучыларына Урман яклау үзәгендә экскурсия үткәрелде
Әйшә мәктәбе укучылары белән очрашуны "Рослесозащита" ФБУ филиалы @roslesozaschita "Татарстан Республикасы урманын яклау үзәге"ндә "Яшел Үзән сынау урман хуҗалыгы" ДБУ белгече Илсөя Вәлиева һәм "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ урман торгызу инженеры @zelenodolskoe.gku Алёна Хуҗина алып бардылар
Филиал директоры урынбасары Венера Ефременкова һәм татар урман орлыгы станциясе бүлеге башлыгы Елена Мурзаева урманнарны торгызу өчен билгеләнгән орлыкларның чәчү сыйфатын тикшерү барышы турында сөйләде.
Экскурсия барышында укучылар орлыкларның сыйфатын, аларның фитопатологик анализын ничек үткәрүләрен белделәр һәм урман үсемлекләре орлыкларының федераль фонды турында видеоролик карадылар.
Очрашу ахырында балалар яфраклар һәм орлыклар буенча агач исемнәрен атау уенында катнашты, шулай ук "Агачлар" темасына кроссворд чиштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев