Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин барлык мөселман дин кардәшләрне Корбан бәйрәме белән котлый

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Хөрмәтле дин кардәшләрем! Мөхтәрәм мөселманнар!

Яшел Үзән мөхтәсибәте, шәхсән үз исемемнән сезне Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәме белән тәб риклим!

Аллаһ Раббыбыз барлык изге гамәлләребезне кабул итсен, гыйбадәтләребезгә савапны арттырып биреп, ике дөньяда да үзенең иксез-чиксез рәхмәте белән бүләкләсен иде.

Гомер юлында һәркем Раббыбызга үзен ярлыкавын, эш-гамәлләребезне уң итүен, күңелләребезгә иман нуры, рух нык лыгы, гаиләләребезгә иминлек иңдерүне сорап, кат-кат мөрәҗәгать итә. Яхшылыкка омтылу, явызлык кылган өчен җәза бирәчәгенә ышану, Корбан бәйрәменең бөек гуманистик асылы булып тора.

Аллаһ Тәгалә чалган корбаннарыбызны кабул итеп, тәннәребезгә сихәт, мал-мөлкәтебезгә бәрәкәт, гаиләләребезгә хозурлык, йорт-җирләребезгә тынычлык, бөтен җир йөзенә – татулык, эшләребездә төзеклек, яшьләребезгә тәүфыйк, укучы балаларыбызга файдалы гыйлем һәм һәртөрле уңышлар насыйп итсен.

Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын.

Габделхәмит Зиннәтуллин, район мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев