Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьевның Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлавы
«Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм төрле һөнәр вәкилләрен - журналистларны, фотографларны, дизайнерларны һәм типография хезмәткәрләрен - турыдан-туры басма журналистикага бәйле кешеләрне берләштерә.
Газета массакүләм мәгълүмат чараларының аерым бер төре булып кала бирә: аның текстурасы һәм хуш исе, җентекле эчтәлеге һәм яңалыкларның күләмле бирелеше укучыларны уйландырырга ярдәм итә, анда һәр текст авторның эчке дөньясының чагылышы булып тора. Басма сүзнең бөек көче бар, ул бит матбугат битләрендә генә түгел, кешеләрнең йөрәкләрендә яши.
Безнең районда дүрт менә дигән газета нәшер ителә: "Зеленодольская правда", "Наш Зеленый Дол", "Яшел Үзән", һәм "Народная газета Васильево". Һәм бүген, хөрмәтле редакция хезмәткәрләрен, һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм.
Иҗади уңышлар, шәһәребез һәм республика иминлеге өчен нәтиҗәле эш, әлбәттә, бары тик яхшы һәм шатлыклы хәбәрләр генә телим!»
Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев