Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев Идел аръягы зонасының авыл җирлекләрен карап чыкты

Беренче тукталыш - Карамалы Тау авыл җирлеге. Биредә табиб офисы төзеләчәк җир участогын карадылар һәм гидротехник корылмадагы эшләр белән таныштылар.

Олы Ачасырда ирекле янгын сүндерү командасы егетләре белән аралаштылар һәм аларның сорауларын тыңладылар.
Киләсе пункт - Норлат авылында марал фермасы. Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы оешмасы эшчәнлеге белән танышты һәм хезмәткәрләр белән аралашты.
Татар Исламы авылында изге Касыйм исемендәге зират, мәчет һәм изге чишмә бар. Биредә район башлыгы «Яшел Үзән якташлыгы» җирле иҗтимагый оешмасы президенты Ханнан Сәлахов белән очрашты. Анда изге урыннарны торгызу мәсьәләләре каралды.
Күгеш авылында мәдәният йорты төзелеше, ә Татар Танае авылында мәктәп ремонтының барышы белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев